"Алтын алка"

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19 гыйнварда Кукмарада яшь хоккейчыларның Анатолий Тарасов исемендәге "Алтын алка" клубы  республикакүләм ярышларының зона уеннары булып үтте. 2001-2002 елларда туган малайларны үзенә җыйган әлеге турнирда Теләче балалар һәм яшүсмерләр мәктәбе укытучы-тренеры Фиданур Мөбәрәкшин һәм Илнар Җәләев җитәкчелегендә районыбыз командасы да катнашты. Республикакүләм ярышларның зона турында  Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Әтнә, Арча  һәм Теләче районы командалары көч сынашты. Яшь  хоккейчыларыбыз башта Әтнә районы командасы белән уйнап,7:0 исәбе белән җиңде,соңыннан Саба  районы командасы белән очрашып,0:5 исәбе белән җинелде. Кызганыч, районыбыз командасы көндәшләренә оттыру сәбәпле, финал уеннарында катнашмаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International