19 январь көнне христианнар үзләренең унике зур бәйрәмнәренең берсе саналган чукындыру бәйрәмен билгеләп үтәләр.

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

19 январь көнне христианнар үзләренең унике зур бәйрәмнәренең берсе саналган чукындыру бәйрәмен билгеләп үтәләр. Ул Гайсә пәйгамбәрне Иордан елгасының изге суларында чукындыру хөрмәтенә уткәрелә  башлаган.

 Бу көнне чиркәүдә суны изгеләштерәләр. Шармыш авылында да изге атакай суга укып бәкегә чиркәү тәресен төшерде, бу суны изгеләштерү дип атала. Су сихәтләндерү көченә ия була. Бу суны монда килүчеләр үзләре белән алды. Изгеләштерелгән су күп авыруларга дәва дип санала, шунлыктан бу суга чумып алу гадәте таралган. Күпләр моны эшлиләр һәм үзләрен яхшы хис итүләре турында әйтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International