21 –гыйнвар көнне Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән берлектә Максабаш авылы мәчетенә экскурсиягә бардылар.

2016 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

21 –гыйнвар көнне Максабаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар тәрбиячеләре белән берлектә Максабаш авылы мәчетенә экскурсиягә  бардылар.  Мәчет балалар бакчасы янында гына урнашкан. Шуңа күрә алар көн саен азан тавышын ишетеп торалар. Балаларда  татар халкының гореф-гадәтләренә, йолаларына, дингә карата хөрмәт нәкъ менә балачактан башлана. Балаларны авылыбызның мөхтәрәм кешесе - Фатыйх хәзрәт каршы алды.  Ул нәниләргә  әдәп- әхлак, татар халкына хас гадәтләр турында сөйләде. Иманлы, тәүфикълы балалар булып үсүләрен теләп, күчтәнәчләр биреп, озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International