Казаклар авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникулларын күңелле үткәрү максатыннан “Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар өчен “Батыр куяннар” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Бәйрәмгә кыш бабай белән Кар кызы килде, алар балаларны бәйрәм белән котладылар, төрле уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында 2015 елның иң күп китап укучыларына грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. “Яңа елны яңа китап белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.
Кичә уен-көлке белән үтте. Кызыклы уеннар уйнатылды.
13 январь көнне Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре Габдуллин Флера һәм Галимуллина Кәүсәрия иске яңа елны каршылап балалар өчен "Уйный -уйный үсәбез" дип исемләнгән уен кичәсе оештырдылар. Әлеге кичәдә балалар милли уеннар да, балалар уеннарын да уйнадылар. Уен - кичәдә мәдәният йортында һәм китапханәдәге берләшмәләргә йөрүче балалар актив катнаштылар.
Әлеге бәйрәмгә балалар аниматоры чакырылган иде. Программада: Кыш бабай, кар кызы, клоуннар, кунелле уеннар, жыр –бию, лоторея уеннары уйнатылды. Чарадан катнашучылар бик кәнагать калды.
13 январь көнне Ачы мәдәният йортында 13 гыйнвар – искечә яңа елны каршылау бәйрәмен « Яңа ел белән дуслар!» дип исемләнгән бәйрәм уздырдылар.
Әлеге чарада авылның урта буын кешеләре катнашты һәм алар күңелле уеннарда катнышып, 80 нче елгы көйләргә кушылып биеп үзләренә бәйрәм ясадылар. Чара күтәренке рухта узды.
13 гыйнвар Россиядә Матбугат көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә укытучы Вәлиева М.А. балалар иртәсе үткәрде. Чарада укучылар беренче матбугат басмалары белән таныштылар, хәзерге газета- журналларга һәм мәктәп музеендагы экспонатлардан элеккеге газеталарга күзәтү ясадылар.
13 январь Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә укыту эшләре буенча директор урынбасарларының семинары булды. УВР лар 8 класста физика , 6 класста рус теле дәресләрендә булдылар. 9, 11 классларда контроль эшләр алынды.
Тикшерү вакытында мәктәп администрациясе членнары тарафыннан дәресләргә керү, дәфтәрләрне, көндәлекләрне тикшерү булачак.. Шулай ук барлык фәннәрдән дә контроль өзем, тестлар үткәреләчәк. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча 11 нче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән “түгәрәк өстәл” артында очрашу оештырылачак.
Балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Баева Зилә Рафаил кызы Фән һәм мәгариф министрлыгы тарафыннан “Инновация” исеме астында үткәрелгән, өстәмә белем бирү программалары һәм проктлары конкурсында 3 дәрәҗә дипломга лаек булды. Фән һәм мәгариф министрлыгы приказында Балалар иҗат үзәгенең даими һәм нәтиҗәле эшчәнлеге билгеләп үтелде.