“Мин башлыйм, син дәвам ит" дип исемләнгән табышмаклар конкурсы шундыйлардан булды. Кар бөртекләренә язылган кыш, кышкы уеннар темасына багышланган табышмакларга балалар бик кызыксынып җавап бирделәр. Җиңүче исеменә иң күп кар бөртекләре җыйган укучылар лаек булды, аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Югары Кибәхуҗа авылы китапханәсендә танылган шагыйрь Һади Такташның тууына 115 ел булу уңаеннан "Матурлык җырчысы" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Күргәзмәгә язучының әсәрләре куелды.
“Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Саба районы Югары Утар балалар йортына сәяхәт кылдылар. Алар биредә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәче итеп төрле тәм-томнар һәм Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары” исемле әкият – тамашасын бүләк иттеләр. Балалар йорты директоры Гараев Имам Гараевич студия артистларына игелекле эшләре өчен олы рәхмәт белдереп, коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.
Каникул вакытында Олы Нырсы авыл мәдәният йортында балалар өчен “Исәнме 2016 ел” дигән чыршы бәйрәме үткәрелде. Балаларга Саба районыннан “Конфетки” төркеме чакырылды. Алар балаларны кызыклы уеннар, конкурслар, ярышлар белән шатландырдылар. Балалар узләре шигырьләрен, җырларын Кыш бабайга сөйләделәр. Кыш бабай һәм кар кызы аларга бүләкләр өләште. Балалар бәйрәмнән сөенеп өйләренә таралышты.
9 январь көнне Иске Җөри авылы китапханәсендә «Туган авылымда кыш» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрелде. Балалар үзләренеӊ иҗатларында авылдагы кышкы табигатьне тасвирладылар.
9 январь көнне Алан авыл китапханәсендә ”Китап кайда яши?” темасына библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче Хисматуллина Ф. китапханә белән таныштырды, китап фонды һәм китаптан ничек файдалану турында сөйләде.
Сауш авылы китапханәчесе тарафыннан “Кыш – сихри мизгел” темасына карата кышкы табигатькә экскурсия оештырылды. Биредэ балалар белэн берлектэ саф һавада төрле уеннар уйналды, таудан чанада шуулар булды, кунелле ял ителде.
Алан авыл китапханәсендә “Җир буйлап Яңа ел атлый” дигән тематик сәгать үткәрелде. Китапханәче Яңа елны төрле илләрдә каршы алу гадәтләре турында сөйләде.
Олы Мишә урта мәктәбендә”Яшь автомоделист” исемле техник түгәрәк эшли.Түгәрәккә йөрүче укучылар төрле конкурсларда катнашалар. Физика укытучысы Шигапов С. җитәкчелегендәге бу түгәрәктә укучылар төрле машина проектлары,схемалар, конструкцияләр белән танышалар.Үзләре дә сызымнар буенча машина модельләре төзиләр.
Алан авыл китапханәсенең актив укучылары хоккей уйнадылар. Шулай итеп, балалар буш вакытларын файдалы итеп үткәрәләр.