“Дорофей маҗаралары”

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

“Балачак” курчак театр-студиясе артистлары Саба районы Югары Утар балалар йортына сәяхәт кылдылар. Алар биредә тәрбияләнүче балаларга Яңа ел күчтәнәче итеп төрле тәм-томнар һәм Н.Гернетның “Дорофей маҗаралары”  исемле әкият – тамашасын бүләк иттеләр. Балалар йорты директоры Гараев Имам Гараевич студия артистларына игелекле эшләре өчен олы рәхмәт белдереп, коллективка Рәхмәт хаты тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International