Айдар авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникул чорын күңелле һәм файдалы итеп уздыру максатыннан төрле кызыклы, мавыктыргыч чаралар, конкурслар уздырылды, уеннар оештырылды. “Мин башлыйм, син дәвам ит" дип исемләнгән табышмаклар конкурсы шундыйлардан булды. Кар бөртекләренә язылган кыш, кышкы уеннар темасына багышланган табышмакларга балалар бик кызыксынып җавап бирделәр. Җиңүче исеменә иң күп кар бөртекләре җыйган укучылар лаек булды, аларның барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.