“Яңа ел мизгелләре”.

2016 елның 14 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Казаклар авылы китапханәсендә балаларның кышкы каникулларын күңелле үткәрү максатыннан “Яңа ел мизгелләре” дип исемләнгән чара үткәрелде. Балалар өчен “Батыр куяннар” дип исемләнгән әкият сәхнәләштерелде. Бәйрәмгә кыш бабай белән Кар кызы килде, алар балаларны бәйрәм белән котладылар, төрле уеннар оештырылды. Бәйрәм ахырында 2015 елның иң күп китап укучыларына грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. “Яңа елны яңа китап белән” дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International