ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! 28 нче ноябрь көнне Урта Мишә авыл клубында, китапханәче белән берлектә,   “Илгә матурлык җиргә батырлыкны, сез бирәсез газиз Әниләр”-дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Әниләр арасында “Башваткыч” уены үткәрелде. Китапханәдә "Ана - бөек исем"-дигән китап күргәзмәсе куелды.

Сал­кын кыш­лар­га ке­реп бар­ган­да, без иң җы­лы һәм як­ты бәй­рәм­нәр­нең бер­сен – Ана­лар кө­нен бил­ге­ләп үтә­без. Бу – без­гә тор­мыш бир­гән, төн йо­кы­ла­рын кал­ды­рып, без­не бак­кан, үзе туң­ган­да да, ба­ла­сын җы­лы­та ал­ган, иң тәм­ле­сен, иң зат­лы­сын ба­ла­сы­на бир­гән али­һә­гә тиң зат­лар бәй­рә­ме. Безнең Олы Мишә урта мәктәбендә әлеге бәйрәм 28 ноябрь көнне билгеләп үтелде. Бишенче һәм алтынчы сыйныф укучы-лары кадерле әниләрен мәктәпкә чакырып котладылар. Олы бәй­рәм уңа­ен­нан бар­лык әни­ләр­гә нык­лы сә­ла­мәт­лек, озын го­мер, га­и­лә имин­ле­ге, җан ты­ныч­лы­гы те­либез. Тор­мыш­ла­ры­гыз имин, кү­ңел кү­ге­гез һәр­чак аяз бул­сын. Бәй­рәм бе­лән!

 Бүген без дөньяда иң кадерле булган кешеләр- әниләр бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Инде ничә ел ноябрь аеның соңгы якшәмбесе бу бәйрәмне безгә бүләк итте. Әни – җирдә иң газиз, якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен, халык моңнарын яратырга өйрәткән. Без үзебезнең тормышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Алар – безнең дөньябызның яме. Әле ярый җирдә чишмәләр бар!... Җырлар өчен чишмәләр кайдан килер иде?... Әле ярый җирдә болыннар бар! Гүзәллекне ничек таный белер идең... Әле ярый җирдә әниләр бар!... Безгә кемнәр хисле күңел бирер иде? Әле ярый чишмәләр бар, әниләр бар... Безнең бакчада 12 бала тәрбияләнә, 10 әниебез бар. Бәйрәмгә бөтен әниләр дә килде. Әниләребез балаларның бүләк чыгышларын яратып карадылар.Үзләре дә безбиргән  биремнәрне төгәл үтәделәр, уеннар уйнадылар. Әниләргә балаларның үз куллары белән ясаган бүләкләре дә бик ошады.

28 ноябрь  көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбендә Әниләр көненә карата үткәрелгән рәсем конкурсына нәтиҗә ясалды.  Әлеге конкурста барлык укучылар да теләп катнашты. Һәр укучы  рәсем ясау сәләтен, әнисенә булган мәхәббәтен  күрсәтте. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

26 ноябрь көнне  Югары Кибәхуҗа  урта мәктәбендә 4,6,8 нче сыйныф укучылары  өчен инглиз теленнән диагностик тест үткәрелде. Тест Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Укучыларның инглиз теленнән белем дәрәҗәләре тикшерелде.

Бүген бакчабыз иртәдән үк көлеп торды. Чөнки әниләр көне уңаеннан безнең кадерлеләребез - әниләребез бәйрәм иртәсенә килделәр. Балаларны үзләренең матур шигырьләре, моңлы җырлары, дәртле биюләре белән сөендерделәр. Бәйрәм азагында үзләренең нәни куллары белән ясаган открыткаларын, истәлекле бүләкләрен тапшырдылар. 

Шушы уңайдан сәнгать мәктәбенә йөруче балар әниләр каршында зур концерт оештырдылар. Концерт тамашасы төрле музыка кораларында уйнау,  җыр - биюләр  белән үрелеп барды.  Зинич Никита үзенең фокусник осталыкларын да курсәтте.  Алып баручы Регина Ханипова әниләребезне  дә тик тотмады , әниләр белән укучылар арасында төрле конкурслар оештырды. Гомумән бәйрәм күңелле үтте.

В первой части этого собрания  был концерт,  посвященный международному Дню Матери.

Во второй части рассматривались следующие вопросы:

  1. Итоги 1 чертверти  2015 -2016 учебного года.
  2. Ознакомление со стратегией развития воспитания обущающихся в РФ, РТ.
  3. “Социально – психологическое сопровождение образовательного процесса и актуальные проблемы профилактики негативных проявлений в подростковой среде”
  4. Психолого – педагогические основы противодействия терроризму и экстремизму. Повышения толерантности.

Во всех классах были проведены классные родительские собрания.

 25 ноябрь  көнне матаматика буенча укучыларның  Россиякүләм олимпиадасының муниципаль этабы үткәрелде. Олы Мишә урта  мәктәбенең  10 класс укучысы Мөхәммәтҗанова Г. һәм 4 класс укучысы Мөхәммәтов А. җиңүче  булдылар. Җиңүегез белән котлыйбыз сезне,укучылар! Математика укытучылары Муллахметова Ә.Р. һәм Исмагилова Р.Г.  га зур рәхмәтебезне белдерәбез.

28 ноябрь көнне Баландыш төп  мәктәбендә  Әниләр көненә багышланган “ Әнием- күңел кояшым!” бәйрәме үткәрелде. Әниләргә багышлап балалар шигырьләр укыды, җырлар җырлады, биюләр биеде. Бу кичәдә әниләргә карата бик матур теләкләр, рәхмәт сүзләре  әйтелде , укучылар үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырды. Бәйрәм һәркемнең күңелендә җылы хисләр калдырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International