21 ноябрь көнне “Батыр” спорт комплексында 2005-2006 елгы малайлар арасында мини-футбол буенча Бөтенрәсәй “Президент спорт уеннары” ның муниципаль этабы узды. Ярышлар “Цереком” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасы призына үткәрелде.
Ярышларда Теләче, Баландыш, Үзәк, Сауш, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри мәктәпләреннән 10 команда катнашты.
Нәтиҗәләр буенча беренче урынга Теләче мәктәбеннән Теләче-1 командасы, икенче урынга Үзәк мәктәбе командасы һәм өченге урынга Теләче мәктәбеннән Теләче-2 командалары лаек булды. Җиңүчеләргә грамота һәм медальләр тапшырылды.
24 ноябрь көнне башлангыч сыйныф укытучылары (Хабибрахманова Н.Ф. – Балыклы, Сибгатуллина С.С. – Тубән Саурыш, Фәттәхова Р.В. – Айдәр, Гаязетдинова Ә.И. – Максабаш башлангыч мәктәпләре, Шәрәфиева Д.Р. – Иске Җөри, Петрова И.Р. – Үзәк, Мөхәммәтгалиева З.Т. – Теләче, Кәримуллина Ә.Н. - Олы Мәтәскә урта мәктәпләре, Сафина А.Ә. – Баландыш төп мәктәбе ) Казан шәһәрендә үткәрелгән “Информацион коммуникатив технологияләрне башлангыч сыйныфларда математика буенча Учи.ру интерактив курсы үрнәгендә кертү” дигән темага республика семинарында катнаштылар.
Балалар иҗат үзәгенең "Волшебная паутинка" түгәренә йөрүче укучылар конкурсларда бик теләп катнашалар. 2 сыйныф укучысы Галиева Ландыш Ильнуровна, өстәмә белем бирү педагогы Галимянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә, үзенең кул эше белән Халыкара "Кәгазь мозайка " конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. Галимянова Фәния Габдулхак кызы шулай ук укучыны конкурска эзерләгәне өчен диплом белән буләкләнде.
20 ноябрь көнне Балалар иҗат үзәгенең “Балкыш” түгәрәге укучылары, өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш Илсур кызы җитәкчелегендә, “Сабантуй” газетасы редакциясе оештырган “Тыныч таңнарда – батырлар даны” дип исемләнгән республика конкурсында җиңеп, Арча шәһәрендә бүләкләү тантанасында булып кайттылар . Нигматзянов Данис , Камалиев Ильдар – 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар.
25 нче ноябрь көнне район мәдәният йортында әдәбият елына багышланган ”Китап бәйрәме” тантанасы булды. ТР ДУП “Татарстан китап нәшрияты” һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләгән бу бәйрәмдә мәктәп укучылары, татар теле һәм әдәбияты, тарих укытучылары, мәктәп китапханәчеләре катнаштылар. Бәйрәмгә якташыбыз язучы-журналист Дания Гайнетдинова, шагыйрь Газинур Морат, дәреслек авторлары Диләрия Абдуллина, Рәдинә Хәкимовналар кайткан иде. Район һәвәскәрләре чыгышы бәйрәмгә нур өстәде. Әдәбият елында үткәрелгән бу чара язучы – шагыйрьләребез иҗатына зур ихтирам, китапка мәхәббәт тәрбияләү максатыннан үткәрелде.
2015 нче елның 25 нче ноябрь көнне Олы Нырсы урта мәктәбендә “ Федераль төп гомуми белем бирү стандартларын кертү шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру” дигән темага татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район семинары булды. Мөбинова Гөлнара Габделмәннаф кызы “Хикәя фигыльләрне кабатлау” темасына 6 нчы сыйныфта, Фадеева Гүзәл Хәмзә кызы 8 нче сыйныфта “Иярчен тәмамлык җөмләләр “ темасына ачык дәрес бирде. “Милли ярминкә” темасына сыйныфтан тыш чара күрсәтелде. “Универсаль уку гамәле төрләре” темасына район тьюторы Хаҗиева Гөлчәчәк Рәсим кызы доклад ясады. Милли мәгариф буенча методист Җиһангәрәева Хәния Миннебай кызы татар теле һәм әдәбиятыннан үткәреләчәк район олимпиадалары, республикакүләм конкурслар, бердәм республика тестларына әзерләнү,”Мәгариф.Татар теле”журналына язылу мәсьәләләре турында сөйләде.
Әйе, әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Шушы уңайдан Максабаш балалар бакчасында “Әниләр көн”енә багышланган бәйрәм чарасы булып үтте. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер наз белән сугарылган иде. Кадерле Әниләр! Бәйрәмегез котлы булсын, гомерегез озын булсын!
Әниләр көне уңаеннан Шармыш авылы китапханәсендә «Самая прекрасная из женщин –женщина с ребенком на руках» әдәби – музыкаль композициясе булып узды. Әлеге чарага “Иң өлкән китап укчы”, “Иң күп китап укучы әни”, “Күп балалы әни, әби, карт әни” һәм Шармыш китапханәсенә нигез салучылар чакырылды.
Кичә барышында әниләребез үзләренең яшь чакларын искә төшереп, “Әкият бәйгесе”, “Әдәби бәйге”, “Әкиятне уйлап тап” кебек уеннарда катнашып балаларына әкиятләр укып күрсәттеләр...
Соңыннан алар әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар, «Моя мама», «Оренбургский пуховый платок», «Мая мама лучшая на свете» җырларын башкардылар.
Китапханәче Гильмутдинова Р. балаларны авылдашыбыз Дания Гайнетдинова иҗаты белән таныштырды, хикәяләренә күзәтү ясады. Шулай ук китапханәдә «Шушы яктан, шушы туфрактан без» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Күргәзмәдә Теләче районыннан чыккан язучыларныӊ китаплары урын алды. Балалар бик теләп китаплар белән таныштылар.
Әлбәттә, Әниләр көне – ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки без барыбыз да балачактан алып соңгы көнгә чаклы күңелләребездә бердәнбер һәм кабатланмас образны - әни образын йөртәбез, әни генә барын да аңлый, кичерә, һәрвакыт кызгана һәм бернигә дә карамастан ярата.