27 нче ноябрь көнне Теләче Җирлекара китапханәсендә, Халыкара Әниләр көне уңаеннан “Әнием – күңелем кояшы” исемле әдәби очрашу – кичә булып үтте. Әлбәттә, Әниләр көне – ул иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки без барыбыз да балачактан алып соңгы көнгә чаклы күңелләребездә бердәнбер һәм кабатланмас образны - әни образын йөртәбез, әни генә барын да аңлый, кичерә, һәрвакыт кызгана һәм бернигә дә карамастан ярата. Бүгенге көндә үзләренә төшкән авырлыкларга һәм мәшәкатьләргә дә карамастан, кайбер әниләр китап укырга да вакыт табалар. Безнең китапханә менә шундыйларны билгеләп үтәргә булды. Орашуга 2015 елда иң күп китап укыган әниләр: Төхвәтуллина Венера, Хаҗиева Миләүшә, Харисова Эльмиралар һәм Теләче урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары чакырылды. Биредә кунакларыбызга карата бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әниләрне районыбыз җырчылары белән беррәттән “Кояшкай” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә котлады. Әлеге кичәнең максаты, әнинең һәрберебез өчен дә иң газиз кеше икәнен һәм моның буыннан буынга шулай күчеп килүен күрсәтү иде.