ЯҢАЛЫКЛАР


1
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

Зәйнетдинов Ришат бу Чемпионатта катнашып, сул кулы белән 5, ун кулы белән 4 урын яулады. Тренеры: Киямов А.А. Без Теләче районыбызда шундый югарылыктагы ярышларда катнашучы ометле спортчылар булу белән чиксез горурланабыз.

Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе.

Әбде урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар атналыгын үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Быел да 23 -28 нче ноябрьлдәрдә башлангыч сыйныф укытучылары җитәкчелегендә төрле фәннәргә багышланган чаралар үтә. 1-4 нче сыйныф укучылары зур кызыксыну белән төрле конкурсларда, уен-нарда,проектларда катнашалар. Алар көче белән ”Мин әкият дөньсында”, “Серле математика”дип исемләнгән күргәзмәләр оештырылды. Башлангыч сыйныфлар атналыгы иҗади, киеренке рухта үтә.

Хәзер мәгълүматлар алга киткән  чорда, күп кенә хезмәтләр электрон формада алып барыла. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче күпчелек тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр күп кенә хезмәтләрен электрон формада башкара. Шушы көннәрдә бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләргә ЕСИА га теркәлү буенча аңлаттылар. № ??? приказ нигезендә , тәрбиячеләр үз чиратында, балаларны ЕСИАга теркәү буенча әти-әниләргә аңлату эшләре алып бардылар, теркәлүнең мөһимлеген һәм мөмкинлекләрен аңлаттылар. ЕСИА га теркәлү, исеменнән күренгәнчә, Россия Федерациясе киңлекләрендә электрон  хезмәтләр  куллану буенча  яңа  мөмкинлекләр  ача.

Семинарда татар теле укытучылары Мубинова Г.Г. һәм Фадеева Г.Х. ФДББС на корылган  ачык дәресләр күрсәттеләр, үзтәҗрибә белән уртаклаштылар.Кунаклар шулай ук ачык чара “Милли ярминкә” дә катнаштылар.

25 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең  5 сыйныф укучылары  Әниләр көнен билгеләп уздылар.Кичәгә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Бәйрәм уен-җыр белән бергә үрелеп барды. Әниләр үзләренең  төрле уеннарда осталыкларын күрсәттеләр, ә укучылар исә үз чиратында әниләр котлап матур җырлар, биюләр башкардылар.


30
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

 Барысы 11 өченче группага кергән авыл җирлекләре командалары катнашты. Теләче районы командасы 1 урынны яулады. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм булеге җитәкчесе иң яхшы һөҗүмче исеменә ия булды. 2 урында – Биектау, 3 урында- Чүрәле районы командалары.


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Үзләре турында онытып,"Балам",- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.Алар булган жирдә ризык бар,җылы бар.
    Теләченең 2нче номерлы "Кояшкай " балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да, 25нче һәм 26нчы   ноябрь көннәрендә , матур бәйрәм иртәләре  булып  узды.

  Бәйрәмнәрдә балаларның әниләренә багышланган  матур җырлары,шигырьләре, дәртле биюләре ,килгән эниләребезнең ,күнелләрен күтәрде.Әниләр үзләре дә төрле сәләтләрен күрсәттеләр.Менә шулай итеп, безнең "Кояшкай "балалар бакчасында күркәм,күңелле бәйрәмнәр булып узды. 

2015 елның 26 ноябрь  көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның үзәк ял паркында балалар белән берлектә  “Сәламәт яшәү рәвеше!” темасына таянып дискотека үткәрделәр. Әлеге чараның  максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, начар гадәтләр булдырмау һәм  спортка карата мәхәббәт тәрбияләү.

2 сыйныф укучысы Галиева Ландыш Ильнуровна, өстәмә белем бирү педагогы  Галимянова Фәния Габдулхак кызы җитәкчелегендә, үзенең кул эше белән Халыкара "Кәгазь мозайка " конкурсында катнашып 1 урынга лаек булды. Галимянова Фәния Габдулхак кызы шулай ук укучыны конкурска эзерләгәне өчен диплом белән буләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International