Хәзер мәгълүматлар алга киткән чорда, күп кенә хезмәтләр электрон формада алып барыла. Теләченең беренче номерлы балалар бакчасында эшләүче күпчелек тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләр күп кенә хезмәтләрен электрон формада башкара. Шушы көннәрдә бакчада эшләүче тәрбиячеләр һәм техник хезмәткәрләргә ЕСИА га теркәлү буенча аңлаттылар. № ??? приказ нигезендә , тәрбиячеләр үз чиратында, балаларны ЕСИАга теркәү буенча әти-әниләргә аңлату эшләре алып бардылар, теркәлүнең мөһимлеген һәм мөмкинлекләрен аңлаттылар. ЕСИА га теркәлү, исеменнән күренгәнчә, Россия Федерациясе киңлекләрендә электрон хезмәтләр куллану буенча яңа мөмкинлекләр ача.