25 ноябрь көнне Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Әниләр көнен билгеләп уздылар.Кичәгә укучыларның әниләре дә чакырылган иде. Бәйрәм уен-җыр белән бергә үрелеп барды. Әниләр үзләренең төрле уеннарда осталыкларын күрсәттеләр, ә укучылар исә үз чиратында әниләр котлап матур җырлар, биюләр башкардылар.