Әни, ана – бары тик өч хәрефтән торган әлеге сүзләр үзләрендә күпме наз, йөрәк җылысы һәм ниндидер самими көч, саф мәхәббәт саклыйлар. Әйе әлеге сүзне әйткән саен күңел йомшара, ишеткән саен дөнья ямьләнә. Әни бит ул Җир йөзендә һәркемнең дә иң якын, иң кадерле кешесе. Һәм бу мәхәббәт хәзер генә түгел, озак еллар дәвамында барлыкка килеп формалашкан. Шуңа күрә аңарга карата булган хисләр ташкыны да бик көчле. Җәннәт аналарның аяк астында, дигән җөмлә белән килешмәүчеләр юктыр диярлек. Әйе, алар – аналар һәм безнең изге бурычыбыз – әлеге изге кешеләргә карата рәхмәтебезне, хөрмәт һәм яратуыбызны белдерү. Шушы уңайдан 3нче балалар бакчасында “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган чара булып үтте. Биредә зурлар һәм мәктәпкәчә төркем балалары аналарына булган мәхәббәт хисләрен сәхнә номерлары аша тапшырды. Һәр чыгыш аерым бер сөю ялкыны, аерым бер әйтеп бетерәлмәслек наз белән сугарылган иде. Хисләрне белдерү өчен кайчак сүзләрнең булуы да мөһим түгел. Әйе, әлеге кичә дистәләгән әнине бергә җыеп, залыбызны гына түгел, бөтен бакчабызны ямьләндерде. Аналар йөрәгендәге якты нурлар тирә-якны балкытты. Һәр чыгыш саен әлеге нур тагын да олыланып китеп, тагын да ныграк балкуын дәвам итте. Кичә үтте, ә аның турындагы җылы һәм якты хисләр әниләрнең дә, безнең дә күңелләрдә озакка сакланачак әле. Юк, озакка дию дөрес булмас, мәңгегә сакланыр ул. Әлеге бәйрәм исә гасырлардан-гасырларга күчеп, чын мирасыбызга әйләнер. Аналарга куелган һәйкәлләр ватылмаган кебек ул да ел саен үткәрелеп чын һәм олуг бәйрәмгә әверелер. Уйлап карасаң, башкача булуы да мөмкин түгел!