Әни... Әнием... Әниләр - безнең өчен якың,ин, кадерле,газиз кешеләр. Үзләре турында онытып,"Балам",- диеп безнең өчен янып-көеп яши бирүчеләр. Әйе,әниләр безнең яклаучыбыз,саклаучыбыз,барыр юлларыбызны яктыртып торучы мәңге сүрелмәс кояшыбыз.Алар булган жирдә ризык бар,җылы бар.
Теләченең 2нче номерлы "Кояшкай " балалар бакчасында да матур бәйрәмнәр һәрдаим булып тора. "Әниләр көне" уңаеннан да, 25нче һәм 26нчы ноябрь көннәрендә , матур бәйрәм иртәләре булып узды.
Бәйрәмнәрдә балаларның әниләренә багышланган матур җырлары,шигырьләре, дәртле биюләре ,килгән эниләребезнең ,күнелләрен күтәрде.Әниләр үзләре дә төрле сәләтләрен күрсәттеләр.Менә шулай итеп, безнең "Кояшкай "балалар бакчасында күркәм,күңелле бәйрәмнәр булып узды.