25 нче ноябрь көнне мәктәптә “Федераль дәүләт төп һәм гомуми белем бирү стандартлары шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә универсаль уку гамәлләре формалаштыру” темасына татар теле һәм әдәбият укытучыларының район семинары булып узды.
Семинарда татар теле укытучылары Мубинова Г.Г. һәм Фадеева Г.Х. ФДББС на корылган ачык дәресләр күрсәттеләр, үзтәҗрибә белән уртаклаштылар.Кунаклар шулай ук ачык чара “Милли ярминкә” дә катнаштылар.
Семинар түгәрәк өстәл артында тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте.