2015 елның 21-26 ноябрь көннәрендә Польшаның Румия шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты һэм Дөнья Кубогына ярышлар булып узды.

2015 елның 1 декабре, сишәмбе

        2015 елның 21-26 ноябрь көннәрендә Польшаның Румия шәһәрендә терәк-хәрәкәт аппараты буенча инвалид-спортчылар арасында армспорт буенча Дөнья Чемпионаты һэм Дөнья Кубогына ярышлар булып узды. Зәйнетдинов Ришат бу Чемпионатта катнашып, сул кулы белән 5, ун кулы белән 4 урын яулады. Тренеры: Киямов А.А. Без Теләче районыбызда шундый югарылыктагы ярышларда катнашучы ометле спортчылар булу белән чиксез горурланабыз.

       Ярышларда  катнашу өчен Ришатка спонсорлык ярдәме күрсәткән шәхси эшмәкәрләр: Хадиуллин Хәким Хәниф улы, Саттаров Рәис Рәүф улы, Хасаншин Айдар Хәйрулла улы, «Теләчеагрохимсервис» оешмасы җитәкчесе Хәкимов Ленар Сабирҗан улы, «Мишә»ҖЧҖ җитәкчесе Хәбибрахманов Әнәс Мөхәммәтхан улы, «Россельхозбанк»ның Теләчедәге өстәмә офисы идарәчесе Бурганов Фәрхәт Рәхимулла улы, ТР финанс министрлыгынын Теләче районындагы казначылык департаменты территориаль бүлеге җитәкчесе Шиһабиева Гөлфия Гариповна, Алан авыл җирлеге башлыгы Хаҗиев Әхмәт Габделгазиз улы, «Сатыш» бүлекчәсе җитәкчесе Сәүбәнов Фәрхәт Корбангали улына чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International