ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Конкурсының максаты татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, талантлы яшь башкаручыларны барлау. 

  Безнең районнан конкурста яшь талантыбыз Ранис Гатауллин катнаша (җитәкчесе Әлфия Поташова).

 

  26 ноябрь көнне Әбде авылы мәдәният йорты  хезмәткәрләре укытучылар белән берлектә, «Город мастеров» клуб берләшмәсендә шөгыльләнүче балалар белән берлектә якынлашып килүче «Әниләр көне» бәйрәме уңаеннан әниләргә бәйрәм открыткалары  ясадылар.

Шундый кичәләренең берсе,25 ноябрь көнне портрет – кичәсе рәвешендә уздырылды. Кичә юбиляр, «Нардуган» фольклор ансамбле  солисты Кузьмина Надеждага багышланган иде. Юбилярны котларга якыннары һәм «Нардуган» фольклор ансамбле җыелды.

  Кичә матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.

Безнең   Иске Җөри балалар бакчасында , әниләребезнең үз куллары белән эшләгән  эшләренә күргәзмә оештырылды. Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн  күрмәс дигән борынгылар. Әниләрнең йомшак куллары, ягымлы тавышы  кул эшләре аша балаларга  шатлык китерә.Йөрәк түреннән чыккан күңел җылысын биреп  эшләгән алар кул эшләрен . Һәрбер әни үзенең  фантазиясен күрсәтергә тырышкан.Әниләребез үзләренең алтын куллы хезмәтләрен  безнең балалар бакчасына  да  бүләк иттеләр.Без  кадерле әниләребезгә   бик зур рәхмәтле.

Министерство экономики Республики Татарстан  02 декабря 2015 года            в  10:30 ч. в зале заседаний Совета  Тюлячинского муниципального района   проводит серию образовательных семинаров для предпринимателей под тематикой   «Бизнес-десант». Участникам семинаров предлагаются бесплатные готовые бизнес-идеи, упакованные в готовые комплекты документов, с помощью которых можно в короткий срок запустить новое направление бизнеса

Бүген, 26 ноябрь көнне, Олы Мишә урта мәктәбендә 4,6,8 нче сыйныф укучылары өчен диагностик тест үткәрелде. Тест Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды. Укучыларның инглиз теленнән белем дәрәҗәләре тикшерелде.

Бүген, 26нчы ноябрь көнне,  Баландыш төп  мәктәбендә  4,6,8 нче класс укучылары өчен диагностик  тестлар  үткәрелде.  Тест  Мөгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылды.  Тестта барлык укучылар да актив катнашты.

Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 23-28 ноябрь көннәрендә инглиз теле атналыгы бара.Атналык кысаларында стена газеталарына конкурс, уен-викториналар, балалар иртәләре үткәрү планлаштырыла. Бүген "Сез Бөекбританияне яхшы беләсезме?" дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Викторинада 7-8 сыйныф укучылары бик актив катнашты.

     2015 елның 25 ноябрендә әдәбият елы уңаеннан, басма китапка, китап укуга, бүгенге көн әдәбиятына игътибарны арттыру максатыннан, бер гасырлык тарихы булган Татарстан китап нәшрияты вәкилләре Теләчәбездә “Китап бәйрәме”  дигән әдәби - мәдәни чарада катнаштылар.

     Әлеге чара якташ язучыбыз, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Заһретдин кызы Гайнетдинова, шагыйрь һәм публицист Газинур Васикъ улы Моратов һәм Татарстан китап нәшриятында чыгучы татар теле, әдәбияты дәреслекләре, методик әсбаплар авторлары чыгыш ясадылар. Очрашуга килгән һәркем күңеленә рухи азык, тирән канәгатьләнү хисләре алдылар. Китап сөюче дусларыбыз өчен кичә мәдәният йортында үткәрелде. Үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан китаплар тарихына, якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган презентация әзерләнде, китап күргәзмәләре куелды. Шулай ук фойеда китап сәүдәсе дә оештырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International