Субаш авылы клубында һәрбер мәдәни чараны үзенчәлекле итеп уздырырга тырышалар. Шундый кичәләренең берсе,25 ноябрь көнне портрет – кичәсе рәвешендә уздырылды. Кичә юбиляр, «Нардуган» фольклор ансамбле солисты Кузьмина Надеждага багышланган иде. Юбилярны котларга якыннары һәм «Нардуган» фольклор ансамбле җыелды.
Кичә матур җырлар, котлаулар белән үрелеп барды.