22 ноябрьдән Казан шәһәрендә "Татар моңы" Халыкара телевизион яшь башкаручылар конкурсы башланып китте.
Конкурсының максаты татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, талантлы яшь башкаручыларны барлау.
Безнең районнан конкурста яшь талантыбыз Ранис Гатауллин катнаша (җитәкчесе Әлфия Поташова).