Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә 23-28 ноябрь көннәрендә инглиз теле атналыгы бара.Атналык кысаларында стена газеталарына конкурс, уен-викториналар, балалар иртәләре үткәрү планлаштырыла. Бүген "Сез Бөекбританияне яхшы беләсезме?" дип исемләнгән уен-викторина үткәрелде. Викторинада 7-8 сыйныф укучылары бик актив катнашты.