ЯҢАЛЫКЛАР



25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Алан җирлегендә эшләүче мәдәният хезмәткәрләре һәм иҗат төркемнәре Бөтенроссия Әниләр көненә багышланган «Әнкәйләргә мәдхия»  дип исемләнгән бәйрәм тамашасына әзерләнәләр.

Алан авыл җирлеге мәдәният йортларының иҗат төркемнәре дә әлеге фестивальдә катнашу өчен әзерлек эшләре алып баралар.

Көн  тәртибендә бөтенроссия Әниләр көненә, яңа елга әзерлек турында  сөйләшүләр алып бардылар.  2016 нчы елга мәдәният эшен оештыруга максат һәм бурычлар куелды.

20 ноябрь көнне рус теле буенча укучыларның Россиякүләм олимпиадасының муниципаль этабы узды. Олы Мишә урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары – Баймухаметова Венера, Сафиуллин Ильмир (укытучылары Каримова Гөлзилә һәм Мингазова Диләрә), 10 сыйныф укучысы Сафиуллина Алия (укытучысы Хузина Гөлфия) призёр булдылар.Укучыларны һәм олимпиадага әзерләүче укытучыларны җиңүләре белән котлыйбыз. Алга таба тагын зур җиңүләргә ирешүләрен телибез.

Шушы очрактан 3нче балалар бакчасы “Әниләр бәйрәме” көненә багышланган рәсем күргәзмәсе оештырылды. Биредә балалар ата –аналар белән бергә эшләнгән рәсемнәр куелды.

Жюри карамагына, мәдәният үзэшчәннәре  коллективы «Аулак өй»  күренешен әзерлиләр.

Бүген ,25нче ноябрь көнне,  Баландыш төп  мәктәбендә  Дөньякүләм  Сүзлекләр көне уңаеннан Сүзлекләр көне үткәрелде. Укучылар сүзлекләрнең төрләре, алар белән эшләү тәртибе белән таныштылар. Шулай ук  укучылар сүзлекләрнең әхәмияте турында сөйләштеләр.

  24 ноябрь  көнне Казаклар авылы клубында “ Уятмакчы булсаң халык күңелләрен “ дип исемләнгән фестиваль  - конкурс  үтте. Бу чарада китапханәче дә читтә калмады. Китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” һәм “Балачак” берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Орчык өмәсе” күренеше күрсәтелде.


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

25 ноября 2015 года с целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения  прав граждан будет открыта телефонная «горячая линия» для населения.

Получить исчерпывающую информацию, разъяснить спорные ситуации гражданам помогут представители Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан, Военного комиссариата Республики Татарстан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International