24 ноябрь көнне Казаклар авылы клубында “ Уятмакчы булсаң халык күңелләрен “ дип исемләнгән фестиваль - конкурс үтте. Бу чарада китапханәче дә читтә калмады. Китапханә каршында эшләп килүче “Ахирәтләр мәҗлесе” һәм “Балачак” берләшмәсе әгъзалары белән берлектә “Орчык өмәсе” күренеше күрсәтелде.