Юбилярны зур бәйрәме белән Россия Федерация Президенты В.В. Путин hәм Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Альфред Шайдуллин, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин котладылар.
Беренче урында Алан ЖЧЖ тора, барлык савылган соте 8981 кг.,1 сыерга 14,5 кг. туры килэ. Бу курсэткечлэргэ ирешудэ алдынгы сыер савучылар Ахметсафина Элфия Рашит кызынын хэм Сайфутдинова Голия Габидулла кызынын олешлэре бик зур, алар бер сыердан конгэ 16,8 кг. сот савып алганнар. Район буенча бу курсэткеч 10,6 кг.
Бу программа буенча 30% ремонт чыгымнарын республика бюджеты каплый.
2016 елга шул ук шартлар нигезендә объектлар тупланды. Район хуҗалыклары тарафыннан 7 объектка заявкалар бирелде. ТР МК 2015 елның 22 октябре боерыгы нигезендә республика буенча 144 объект капиталь ремонтка кертелгән.
«Балачак» бию коллективы белән Әниләр көненә карата уздырылачак кичәгә яңа биюләр өйрәнелә.
«Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль конкурсы уңаеннан , 21 ноябрь көнне Югары Мәтәске авылында «Оркия » фольклор коллективы катнашында «Аулак өй» күренеше күрсәтелде.
«Аулак өй »күренешендә халыкның онытыла барган борынгы йолалары,
гореф гадәтләре, җырлары хәтердә яңартылды.
Чираттан тыш хәлләр килеп чыкканда балалар югалып калмыйча үзен коткару,шул хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү без тәрбиячеләрнең төп бурычы. Балалар белән әнгәмәләр үткәрү, әкият,хикәяләр уку ,презентацияләр һәм мультфильмнар карау,тәрбияви чараларны сәхнәләштерү аша бу өлкәдә эш даими алып барыла. Янгын куркынычсызлыгы буенча “Электр җиһазлары белән сак бул!”, “Шырпы уенчык түгел”, “Ут- дус,ут- дошман” темаларына бердәм эшчәнлекләр үткәрелә.
11нче ноябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында өлешчә балаларны бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Хезмәткәрләр ярдәмендә балалар тиз арада киенеп куркыныч янамаган урынга чыктылар. Үзләренең өлгерлекләре ,җитезлек-ләре белән зурлар төркеме балалары аерылып тордылар.
Баландыш төп мәктәбенең 5 укучысы "Детская Волна Мира" акциясендә катнаштылар. Алар махсус открыткаларны инглиз телендә язып, фотолар ябыштырып чит илдәге яшьтәшләренә юлладылар. Акциядә катнашкан укучыларга таныклыклар тапшырылды. Укучылар җавап хатларын көтәләр.
Шармыш авыл клубында «Березка» һәм «Родничок» клуб берләшмәләрендә шөгыльләнүчеләр белән «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» фестиваль-конкурсына репетиция уздыралар.
Чараның максаты: яшьләрне милли бәйрәм - кич утыру белән таныштыру. Туган телгә, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, милли традицияләргә, гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Күңелле бәйрәмнәрне, йолаларны үтәргә өйрәтү. Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Люция Исмагилова һәм Фидәрис Тимербаевлар матур җырлары, Юныс Шакуров моңлы гармун уйнавы белән кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.
Безнең фольклор коллективы тамашачыларга "Тула басу өмәсе" күренешен итте. Соңыннан кичә үзешчәннәр чыгышы белән дәвам итте.