24 ноябрь көнне Олы Кибәхуҗа авылында гомер итүче Бикчантаева Разия Әсмандияр кызы үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны зур бәйрәме белән Россия Федерация Президенты В.В. Путин hәм Теләче муниципаль районы башлыгы И.Ф. Зарипов исеменнән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыкова, Теләче районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Альфред Шайдуллин, Кече Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Ирек Загидуллин котладылар.
Разия апа озак вакыт тегү артеленда хезмәт куеп лаеклы ялга чыга. Ике бала үстерә. Бугенге кондэ малае Равил янында бэхетле картлык кичерә.