22 ноябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында яшьләр белән җырлы-моңлы, уен-көлкеле “Кич утыру” кичәсе узды.

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

22 ноябрь көнне Баландыш авылы мәдәният йортында  яшьләр белән җырлы-моңлы, уен-көлкеле “Кич утыру” кичәсе узды. Чараның максаты: яшьләрне  милли бәйрәм - кич утыру белән таныштыру. Туган телгә, халкыбызның үткәненә, мәдәниятенә, милли традицияләргә, гореф- гадәтләргә ихтирам тәрбияләү. Күңелле бәйрәмнәрне, йолаларны үтәргә өйрәтү. Кич дәвамында борынгы йолаларны искә алдык. Эш барышында төрле кызыклы мәзәкләр, хәлләр сөйләшеп, җырлашып утырдык. Люция Исмагилова һәм Фидәрис Тимербаевлар матур җырлары, Юныс Шакуров моңлы гармун уйнавы белән кичәне тагын да ямьләндереп җибәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International