Кече яшьтән балаларны үз тормышы,куркынычсызлыгы турында кайгырту өстендә эш алып бару мөһим. Чираттан тыш хәлләр килеп чыкканда балалар югалып калмыйча үзен коткару,шул хәлләрдән чыгу юлларын табарга өйрәтү без тәрбиячеләрнең төп бурычы. Балалар белән әнгәмәләр үткәрү, әкият,хикәяләр уку ,презентацияләр һәм мультфильмнар карау,тәрбияви чараларны сәхнәләштерү аша бу өлкәдә эш даими алып барыла. Янгын куркынычсызлыгы буенча “Электр җиһазлары белән сак бул!”, “Шырпы уенчык түгел”, “Ут- дус,ут- дошман” темаларына бердәм эшчәнлекләр үткәрелә.
11нче ноябрь көнне Теләченең 2нче номерлы балалар бакчасында өлешчә балаларны бинадан эвакуацияләү буенча өйрәнүләр үткәрелде. Хезмәткәрләр ярдәмендә балалар тиз арада киенеп куркыныч янамаган урынга чыктылар. Үзләренең өлгерлекләре ,җитезлек-ләре белән зурлар төркеме балалары аерылып тордылар.