ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2015 ел
сишәмбе

Киңәшмә эшендә Федераль салым хезмәте җитәкчесе Михаил Владимирович Мишустин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановлар катнаштылар.

Айдар мәдәният йортында “Мәңге яшәгез сез- әниләр! “ - дип исемләнгән чарага да әзерлекләр тулы көчендә бара. Мәдәният йортына берләшмәгә йөрүче балалар катнашында репетицияләр үтә, сценарийлар языла, кирәкле реквизитлар барлана. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәне бәйрәмчә бизәү өстендә эшлиләр.

23 нче ноябрь көнне Олы Нырсы урта мәктәбе базасында педагогик киңәшмәнең чираттагы утырышы булып узды. Киңәшмәнең темасы: “ФДББС шартларында системалы эшчәнлек һәм аны тормышка ашыру: беренче тәҗрибә, проблемалар һәм перспективалар”. Укытучылар әлеге юнәлештә тәҗрибә уртаклаштылар, көндәлек килеп туган проблемалар әйтелеп үтелде. Проблемаларны чишү буенча киләсе эшчәнлек тәртибе һәм перспективалар каралып үтелде.

Укучыларга кеше тормышы өчен нинди куркыныч яный һәм аларны белергә кирәклекне аңлату һәм кисәтү максатыннан Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә сыйныф сәгате үткәрелде.

Уеннар ярдәмендә укучыларның сәламәтлеген саклау, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен дөрес үтәү күнекмәләре үстерелде.

16 нчы ноябрь-Халыкара толерантлык көненә карата  Максабаш башлангыч мәктәбендә  толерантлык дәресләре булып үтте.Толерантлык” сүзенең мәгънәсе, әлеге сүзнең актуальлеге  турында сөйләшүләр алып барылды. Укучылар өчен дәресләр  бик кызыклы үтте. Төрле халыклар арасында булган дуслык һәм толерантлык, тынычлык һәм татулыкның мөһим булуын һәр укучы  яхшы  аңлый.

Бу ярышларда Теләче мәктәбе укучылары  Салимова Анастасия, Кадреева Екатерина  катнашты.

Мәдәният йортында узган әлеге чара ихласлылыгы һәм җылы шартларда үтүе белән истә калды. Биредә тамаша залы халык белән тулы иде. Үзешчән артистларның чыгышы авылдашлары тарафыннан алкышларга күмелде. Авыл халкы әлеге кичәдән бик тә канәгать булып таралышты.


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Бу чарада китапханәче дә читтә калмады, мәдәният йорты директоры белән бергә катнашучыларны сәхнәгә җыйдылар. Шулай ук үзләре дә катнаштылар.     “ Җәүһәр ”фольклор коллективы “ Тула басу” өмәсен күрсәтте. Өмә барышында  җазалы, җырлы – биюле уеннар уйналды. Конкусның икенче өлеше концерт  номерларыннан  торды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International