21 ноябрь көнне Олы Мәтәскә мәдәният йортында “ Уятмакчы булсаң халык күңелләрен “ дип исемләнгән фестиваль -конкурс үтте. Бу чарада китапханәче дә читтә калмады, мәдәният йорты директоры белән бергә катнашучыларны сәхнәгә җыйдылар. Шулай ук үзләре дә катнаштылар. “ Җәүһәр ”фольклор коллективы “ Тула басу” өмәсен күрсәтте. Өмә барышында җазалы, җырлы – биюле уеннар уйналды. Конкусның икенче өлеше концерт номерларыннан торды.