ЯҢАЛЫКЛАР


23
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Укучылар Республика күләмендә таралган,балалар өчен килә торган журналлар “Салават күпере”,“Сабантуй” да басылып чыккан кызыклы яңалыклар, мәгълүматлар белән таныштылар.

Шармыш авылы китапханәсендә сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган уен –әңгәмә уздырылды.  Беренче өлештә “Нәрсә ул сүзлекләр һәм энциклопедияләр” дигән темага әңгәмә, соңрак 4 конкурстан торган уен оештырылды. Конкурслар түбәндәгедән гыйбәрәт иде: 1. “Кызыклы табышмаклар”, 2. Белем турында мәкальләр әйтешү. 3. Мәкальне дәвам ит. 4. Әкиятләр илендә. Шулай ук китапханәдә «Ох, как интересно, все то, что неизвестно!» дип аталган китап күргәзмәсе эшләп килә.

25 ноября 2015 года с целью оказания правовой поддержки и обеспечения соблюдения  прав граждан будет открыта телефонная «горячая линия» для населения.

Получить исчерпывающую информацию, разъяснить спорные ситуации гражданам помогут представители Уполномоченного по правам человека в Республике Татарстан, Военного комиссариата Республики Татарстан.

Биредә белем алучы якташ студентларыбыз һәм районыбыз мәктәпләренең чыгарылыш сыйныф укучылары катнашында узган чарада Теләче муниципаль районы башлыгы урынбасары Айрат Фатхуллин ,академия ректоры Йосып Якубов,укыту-тәрбия эшләре буенча проректоры Алмаз Галимов катнашты һәм чыгыш ясады. Очрашуда Үзәк, Алан, Иске Җөри, Югары Кибәхуҗа, Олы Мишә урта мәктәпләреннән барлыгы 12 чыгарылыш сыйныф укучысы катнашты.

Безнең  Иске Җөри балалар бакчасында балалар  һәм тәрбиячеләр  конкурсларда бик теләп катнашалар . Фасхиева Мәрьям , Вахитов Инсаф, Давлетшина Рәфилә. РостОК - Super УМ  Бөтенроссия ачык турнирында катнаштылар. Балалар иҗаңи фантазиягә ,математик белемнәренә карата  булган  биремнәрен  эшләделәр. Алар эшләгән биремнәргә экспертлар нәтиҗә ясап баллар куйдылар  һәм конкурсны оештыручыларга  җибәрделәр . Берничә көннән нәтиҗәләребез билгеле булды.Тәрбиячеләребезгә һәм катнашкан балаларга дипломнар һәм рәхмәт хатлары  килде. Без аларны шушы уңышлары белән котлыйбыз.

Концерт программасы бик бай иде: төрле музыка уен коралларында уйнап, җырлап, биеп  ятим балаларның кәефен күтәрделәр. Иң яшь артистыбыз Галимзянова Камиля Айдар кызы үзенең шәрек кызлары биюе белән аеручада тамашачының игьтибарын үзенә җәлеп итте.  Безнең концерт беткәч,  безгә каршы итеп, алар үзләренең хөнәрләрен күрсәттеләр. Бәйрәмнән соң балаларга күчтәнәч итеп җиләк - җимеш белән тәмле конфетлар өләшенде.

  22 ноябрь көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, башкалабызның Саид Галиев исемендәге мәдәният йортында халык театры коллективларының ХV Төбәкара  «Идел йорт» фестивалендә  Мансур Гыйләҗевның «Яра» спектакле белән Теләче  район мәдәният йорты «Сердәш»  халык театры  уңышлы чыгыш ясап кайтты.

Жюри рәисе сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арысланов, жюри әгьзалары Татарстан   һәм Башкорстан республикаларының халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова,

РСФСРнын халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре,театр сәнгате буенча баш белгеч Камил Саттаров,сценографист Сәйдәш Мөхәмәтшин, музыка белгече, халыкара фестивальләр лауреаты Эльвира Закировалар тарафыннан  югары  бәяләнде.

Берләшмәләргә йөрүче балаларны курайда уйнарга өйрәтәләр. Фольклор ансамблен  яңарту өстендә эшлиләр.

20 ноябрь көнне  балалар иҗат үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Нигматзянова Ландыш И. Җитәкчелегендә  түгәрәк укучылары белән “Сабантуй” газетасы  редакциясе оештырган “Тыныч таңнарда – батырлар даны ” дип исемләгән республика конкурсында җиңеп, Арчада   бүләкләү тантанасында булып  кайттылар .  Нигматзянов Д.Б. , Камалиев И.А. – 2 дәрәҗә дипломына лаек булдылар.

“Спорт – сәламәтлек чыганагы”, дигән безнең бабайлар.Олы Мишә урта мәктәбе укучылары спорт уеннарын бик яраталар. Мәктәптә тәнәфесләр бик күңелле үтә. Тәнәфес вакытында спортзалда балалар тавышы тынып тормый: алар волейбол, баскетбол , футбол, өстәл теннисы уеннарын яратып уйныйлар. Балалар көндәлек хәрәкәт режимын үтиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International