22 ноябрь көнне Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, башкалабызның Саид Галиев исемендәге мәдәният йортында халык театры коллективларының ХV Төбәкара «Идел йорт» фестивалендә Мансур Гыйләҗевның «Яра» спектакле белән Теләче район мәдәният йорты «Сердәш» халык театры уңышлы чыгыш ясап кайтты.
Жюри рәисе сәнгать фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Гали Арысланов, жюри әгьзалары Татарстан һәм Башкорстан республикаларының халык артисткасы Гөлсем Исәнгулова,
РСФСРнын халык артисты Әзһәр Шакиров, Татарстаннын атказанган мәдәният хезмәткәре,театр сәнгате буенча баш белгеч Камил Саттаров,сценографист Сәйдәш Мөхәмәтшин, музыка белгече, халыкара фестивальләр лауреаты Эльвира Закировалар тарафыннан югары бәяләнде.