Россия командасы составында Теләче районы егетләре дэ катнашты.
Классик стильдә 75 кг.га кадәр үлчәү авырлыгында Гиниятуллин Ильдар – 2 урын, 100 кг. – Нургалиев Раиль – 1 урын, 100 кг. – Галлямов Муса – 2 урын.
2015 елның 21 ноябре көнне «Төнге хоккей лигасы 18+» фестивале кысасында «Теләче» һәм «Нефтянник» командалары арасында хоккей уеннары узды. Уен нәтиҗәсе: 6:5 – “Нефтяник” командасы файда сына.
21 нче ноябрь көнне Баландыш төп мәктәбенең 3-4 нче сыйныф укучылары Теләче район үзәгендә урнашкан “БАТЫР” спорткомплексында мини –футбол буенча ярышта катнаштылар . Әлеге бәйгеләрдә укучыларыбыз 4нче урынны яуладылар. Афәрин, егетләр!
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары районкүләм олимпиадаларда уңышлы чыгыш ясыйлар. Шаймарданова Ләйсән һәм Сөнгатуллин Булат рус әдәбиятыннан призер, шулай ук Сөнгатуллин Булат, ә рус теленнән җиңүче булды. Экология буенча олимпиада да Сөнгатуллин Булат һәм Хазиева Айзилә җиңү яуладылар. Укучыларга киләчәктә дә уңышлар телибез.
17 ноябрь көнне районкүләм өстәл теннисы ярышы булып узды. Бу ярышта Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары да актив катнашты һәм 2 урынны яуладылар. Молодцы укучылар. Котлыйбыз. Зур уңышлар телибез!
Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары график нигезендә атнага ике мәртәбә ялгыз әбиләргә ярдәм итәләр. Кызлар тузаннар сөрттеләр, өй җыештырдылар,егетләр су ташыды, карлар көрәделәр . Әбиләр балаларны көтеп алалар һәм рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.Мондый чаралар балалар күңелендә олы ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга,күмәклеккә өйрәтә, бердәм эшкә өнди.
Ярышлар “Цереком” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оешмасы призына үткәрелде.
Ярышларда Теләче, Баландыш, Үзәк, Сауш, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Олы Нырсы, Иске Җөри мәктәпләреннән 10 команда катнашты.
Рейдның төп мәсьәләсе исерткеч эчемлекләр һәм тәмәке тарту продукциясенең сату шартларын тикшерү.
Шул уңайдан балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе әгъзәлары "Батыр" спорткомплексында балаларны һәм аларның ата-аналарын кабул иттеләр.
Шушы уңайдан аны чын күңелдән бәйрәме белән тәбрик итәбез! Аңа исәнлек-саулык, тынычлык телибез!