Югары Кибәхуҗа урта мәктәбе укучылары график нигезендә атнага ике мәртәбә ялгыз әбиләргә ярдәм итәләр. Кызлар тузаннар сөрттеләр, өй җыештырдылар,егетләр су ташыды, карлар көрәделәр . Әбиләр балаларны көтеп алалар һәм рәхмәтләр әйтеп озатып калалар.Мондый чаралар балалар күңелендә олы ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга,күмәклеккә өйрәтә, бердәм эшкә өнди.