ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Әниләр көнен бәйрәм  итү чараларының беренчеләре башланып китте.  2015 елның 20 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  Г.Камал театрына “Үлеп яраттым” спектакьлен карарга  баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге театырга авыр диагнозлы инвалид бала тәрбияләүче 13 ана чакырулы иде. Республиканың  “Наз” хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган, спектакльгә билетлар әзерләгән иде. Чәй өстәле артында чын күнелдән сөйләшү барды, һәр әни үз тормышы һәм балалары турында сөйләде, фондның оешу тарихы турында таныштылар.

          2015 елның 20  ноябрь көнне, балаларның хокукларын яклау көне уңаеннан, “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре  волонтёрлар белән берлектә Теләче урта мәктәбендә  “Синең хокукларың” дип аталган акция уткәрделәр. Шушы акция кысаларына таянып, әлеге темага багышланган  буклетлар да таратылды.

Теләче 2нче номерлы балалар бакчасында балалар  һәм әти-әниләр арасында юл транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планнаштырылып алып барыла, шулай ук аерым тәрбиячеләр югары квалификацион категорияле  тәрбияче Галиахметова З.А. авторлык программасы белән эшлиләр.

Үзләренең эш тәжрибәләре белән уртаклашу һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү  буенча эшне камилләштерү өчен, балалар бакчасында ел саен ачык шөгыльләр уздырыла. Быелгы уку елында да балалар бакчасының тәрбиячеләре төрле уеннар, җырлар, биюләр һәм шигырьләр  белән тулыландырылган шөгыльләр күрсәттеләр. Шөгыльләрне карарга ГКУ “Дирекция финансирования научных и образовательных программ БДД РТ”ның әйдәп баручы специалисты Закиров Д.Р. килгән иде.Ул  балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә,автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

18-20 ноябрь көннәрендә балаларга белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе урынбасары Л.Р. Заһидуллина “Өстәмә белем бирү һәм мәгариф өлкәсе хезмәткәрләрен аттестацияләү өчен методик ярдәм” темасына мәгариф кадрлары аттестациясе экспертлары өчен оештырылган укуларда катнашты. Укулар 24 сәгать күләмендә оештырылды.

17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы балалар иҗат үзәге базасында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында “2015-2016 елда өстәмә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге” темасына республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, ТР  мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Р.И. Шәяхмәтова һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге башка белгечләр чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима өстәмә белем бирү өлкәсендә югары уңышларга ирешкән һәм балаларга өстәмә шогыльләну өчен уңай шартлар тудырган өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның рәхмәт хатларын тапшырды, алар арасында Теләче балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р. Имамиев та бар иде.

17 ноябрь көнне Теләче мәктәбе базасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында Теләче районы мәктәп командалары арасында 2015-2016 ел сезонында баскетбол буенча муниципаль этап ярышлары оештырылды.

Ярышларда районыбыз мәктәпләреннән 10 команда катнашты: Алан, Иске Җөри, Олы Мәтәскә, Олы Мишә, Теләче-1, Үзәк, Шәдке, Олы Нырсы, Теләче-2 һәм Баландыш командалары.

Ярыш җиңүчеләре:

1 урын: Теләче-1

2 урын: Үзәк

3 урын: Олы Нырсы.

Җиңүче команда “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының зона этабында уйнаячак.

Ярышларда 2001,2002,2003 елгы кызлар һәм малайлар катнашты. Ярыш шәхси эшмәкәр Р.Р.Дәүләтшин финанс булышлыгы белән үткәрелде.

Районның 9 урта, 6 төп мәктәбе укучылары  бик актив катнаштылар. Бу конкурс 1-4 сыйныфлар өчен үткәрелде. 1-3 урыннарны алучыларның эшләре  Республика этабына җибәреләчәк.

Киңәшмәдә мәгариф бүлеге методисты Шөгаепова Г.М.,Теләче мәктәбенең директор урынбасары Мифтахова В.Г.  һәм педагог-психолог Хаҗипова С.Н. катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International