Әниләр көнен бәйрәм итү чараларының беренчеләре башланып китте. 2015 елның 20 нче ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре Г.Камал театрына “Үлеп яраттым” спектакьлен карарга баруның инициаторы һәм озата баручысы булды. Әлеге театырга авыр диагнозлы инвалид бала тәрбияләүче 13 ана чакырулы иде. Республиканың “Наз” хәйрия фонды әниләрне котлар өчен бәйрәм чәй табыны оештырган, спектакльгә билетлар әзерләгән иде. Чәй өстәле артында чын күнелдән сөйләшү барды, һәр әни үз тормышы һәм балалары турында сөйләде, фондның оешу тарихы турында таныштылар.