ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Җыелышта түбәндәге сораулар каралды: 11 нче сыйныфта инша язу, тикшерү һәм бәяләмә бирү бунча методик белешмәләр; чыгарылыш сыйныфларында аттестациягә әзерлек.

Ачык чаралар түбәндәге темалар буенча үткәрелде: ”Велосипедчы өчен юл йөрү кагыйдәләре һәм билгеләре”, Тиктормас куян маҗаралары”, “Йөк һәм җиңел машиналар”, “Утырып йөрибез, йөзәбез, очабыз”, “Юлны һәм урамны аркылы чыгу кагыйдәләре”, “Юл һөрү кагыйдәләре” (уен-ярыш). Чараларның максаты – уен аша балаларга юл йөрү кагыйдәләрен аңлату, балаларның сүз байлыгын үстерү иде. Чараны карарга Арча филиалының Саба бүлекчәсе юл куркынычсызлыгы фонды әйдәп баручы белгече Закиров Динар Фәрит улы килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатты, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.

Бу җыелышта түбәндәге сораулар каралды: 18 ноябрьдә Баулы муниципаль районында үткәрелгән Коллегиядә каралган актуаль мәсьәләләр; педагогик кадрларның аттестациясе: беренче этап нәтиҗәләре һәм икенче этапта эшләнәчәк эшләр белән таныштыру; 11 нче сыйныф укучыларын инша язарга әзерләү эшләрен оештыру.

 

Бу атна дәверендә Теләче  мәктәбе базасында түбәндәге фәннәр буенча олимпиадалар үткәрелде:  рус теле  һәм әдәбияты, Татарстан тарихы һәм татар халкы, инглиз теле, астрономия, физика һәм экология бунча.

Татарстан Республикасы Мәгариф  һәм Фән министрлыгы йөкләмәсе нигезендә 16 – 20 ноябрь көннәрендә Теләче, Алан, Олы Мәтәскә урта мәктәпләре җитәкчеләре, башлангыч сыйныф укытучылары он-лайн  режимында  Федераль дәүләт белем бирү  стандартларын тормышка ашыру буенча мониторинг тикшеренүләре үттеләр.

17 ноябрь көнне Үзәк урта гомумбелем бирү мәктәбе укучылары Казан шәһәрендә урнашкан “Дом занимательной науки и техники” да экскурсиядә булып кайттылар.  Экскурсия  балаларга бик ошады, алар аннан уңай тәэсирләр белән кайттылар.

Китапханәче Фатихова Е.Г. тәмәке тартучының ниләр хакында белергә тиешлеге турында аңлатты. Яшүсмернең тәмәке тартуының сәбәпләре, тәмәке тартуның зыяны һәм аны булдырмау турында сөйләде. Моннан тыш, балалар тәмәке тарту буенча анкета сорауларына аноним рәвештә җаваплар бирделәр. Анкета җаваплары күрсәткәнчә, укучыларның күбесе тәмәкене читләтеп үтәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мондый фикер алышулар балаларга сәламәт яшәү рәвешен сайларга ярдәм итәр дип ышанабыз.

Район буенча барлык арендада булган пай җирләренең мәйданы 24,8 мең гектар тәшкил итә. Бүенге көнгә пай җирләре өчен түләүне 1 гектарына - Алан хуҗалыгы  – 707 сумнан, Игенче хуҗалыгы -707 сумнан, Нирус хуҗалыгы -708 сумнан, Тукаш хуҗалыгы – 553 сумнан, Теләчеаргохимсервис я/хуҗалыгы- 705 сумнан, Әбде хуҗалыгы – 1073 сумнан тәмамладылар.  Агролак һәм Сөт иле-Теләче хуҗалыкларында түләнеп бетмәгән бурыч бар. Шушы көннәрдә бу хуҗалыклар да пай җирләре өчен калган бурычларын түләп бетерәләр.

Әлеге ярыш  республиканың муниципаль  хезмәткәрләре арасында шахмат буенча узачак зона этабына әзерлек максатыннан һәм катнашу өчен спортсменнар сайлау өчен уздырылды.

Мәктәп укучылары өчен Бөтенроссия һәм Республика олимпиадаларының мәктәп этабы төгәлләнде. Теләче урта мәктәбендә фәннәр буенча муниципаль олимпиадалар дәвам итә. Олы Нырсы урта мәктәбе укучылары әлеге олимпиадаларда бик теләп катнашалар. Кайбер фән олимпиадаларының инде җиңүчеләре һәм призерлары билгеле. Бүген, ягъни 20 нче ноябрь көнне, 4 – 11нче сыйныф укучылары үзләренең белемнәрен рус теленнән сыныйлар. Барлык укучыларга  да уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International