ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2015 ел
җомга

Бүген, 20 ноябрь – «Бөтендөнья Балалар көне» уңаеннан  безнең 3нче балалар бакчасында ачык чара уздырылды . Чараны зурлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге төркем балалары белән  җитәкчеләре Хуҗина Р.Г.,Хаҗинурова Г.Р.,Хадиева Ф.Г. һәм Хамитова Р.Ш. оештырдылар. Ачык чара барышында тәрбиячеләр балаларга балаларның хокуклары һәм аларның бозылуы, явызлык һәм яхшылык төшенчәләре турында презентация күрсәттеләр. Бәйрәм җырлы-биюле концерт номерлары белән аралаштырылып алып барылды.

20 ноябрь көнне безнең Олы Мишә урта гомуми белем бирү мәктәбендә  “Йөз халык – бер гаилә”  исеме астында толерантлык дәресләре булып узды. Әлеге дәресләрдә укучылар Толерантлык көненең тарихы белән таныштылар,презентация карадылар. Укучылар белән  “Толерантлык” сүзенең мәгънәсе, әлеге сүзнең актуальлеге  турында сөйләшүләр алып барылды. Әлеге әңгәмәләрдә  толерантлык мөнәсәбәтләргә, толерант шәхес, тәрбияви максатларга аеруча басым ясалды.

19 ноябрь   көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “Әйдәгез, китаплар иленә рәхим итегез” дип исемләнгән акция башланып китте. Бу акциядә һәр теләгән кеше катнаша ала. Акциянең кагыйдәләре гади генә: өйдә укылмый ятучы, кирәк дип санамаган китапларны алып килеп куярга, үзең башкалар куйган китапларны алып укырга, укылып беткәч кире китереп куярга кирәк. Шулай итеп китаплар укучылары буйлап сәяхәткә чыгалар. Сәяхәткә чыгучы китаплар һәркем куллана алырлык урында – китапханәгә керү уңаенда урнашкан. Акциядә катнашырга ашыгыгыз!

20 нче ноябрь көнне районның балалар китапханәсе хезмәткәрләре Теләче урта мәктәбенең 8 “А” сыйныфы укучылары арасында “Тәмәке тарту – сәламәтлеккә зыян” темасы буенча фикер алышу оештырдылар. Китапханәче Фатихова Е.Г. тәмәке тартучының ниләр хакында белергә тиешлеге турында аңлатты. Яшүсмернең тәмәке тартуының сәбәпләре. Тәмәке тартуның зыяны һәм аны булдырмау турында сөйләде. Моннан тыш, балалар тәмәке тарту буенча анкета сорауларына аноним рәвештә җаваплар бирделәр. Анкета җаваплары күрсәткәнчә, укучыларның күбесе тәмәкене читләтеп үтәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Мондый фикер алышулар балаларга начар гадәтләрдән котылып, үз вакытында дөрес юлга басарга ярдәм итәр дип ышанабыз.

1 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Теләче Үзәк балалар китапханәсендә «Мы вместе с книгой по жизни шагаем» фотолар бәйгесе булып үтте.

     “Мы вместе с книгой по жизни шагаем” – ул Теләче Үзәк балалар китапханәсендә фотолар буенча игълан ителгән беренче иҗади бәйге. Китапханәнең  әлеге яңа идеясен районыбызның төрле яшьтәге китап укучылары актив рәвештә хупладылар. Бәйгедә катнашучылардан бары тик иҗат фантазиясе, үзенчәлекле формада фикер йөртә белү таләп ителгән иде.

     Катнашучыларга сайлап алу өчен өч номинация тәкъдим ителде: “Мин китапханәдә укыйм”, “Мин табигатьтә укыйм”, “Мин өйдә укыйм”. Бәйгедә барлыгы 50 фотография катнашты. Җиңүчеләр безнең китапханәнең грамотасын  һәм истәлекле бүләк алачаклар.

Авыл хужалыгы тармагында эшлэуче хезмэткэрлэргэ хезмэт хакы исэплэу хэм тулэугэ анализ ясау шуны курсэтэ, агымдагы елнын 10 аенда район буенча  бер кешегэ уртача айлык хезмэт хакы 14272 сум туры килэ. Алан хужалыгында 16151 сум, Игенче хужалыгында 15678 сум  хэм Нирус хужалыгында 14637 сумны тэшкил итэ. Югарыда санап кителгэн  хужалыклар авыл хужалыгы продукциясен кубрэк житештеругэ генэ тугел, э  хезмэткэрлэргэ  югары хезмэт хакы тулэугэ дэ зур игътибар бирэлэр. Бу хужалыкларда хезмэт хакы    турыдан-туры  житештерелгэн авыл хужалыгы продукциясенен кулэменнэн хэм сыйфатыннан тора.   

2015 елнын 10 аенда  бозау  алу буенча беренче урында «Игенче» ЖЧЖ  тора, ул 10 айга 100 сыердан 93 бозау алуга ирешкэн, икенче урында «Нирус» ЖЧЖ,. 100 сыердан 80 бозау алып хэм оченче урында «Алан» ЖЧЖ, 100 сыердан  73 бозау алган. Район  буенча  бу  курсэткенч : 100 сыерга  62 бозау туры килэ.

19 ноябрь көнне Айдар авылы  мәдәният йортында  район мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Сердәш» халык театры коллективы Аяз Гыйләҗевның «Яра» повесте буенча Мансур Гыйләҗев тарафыннан сәхнәләштерелгән спектакле белән чыгыш ясадылар.

        2015 елнын 10 аена, хужалыклардан жыеп алынган мэгълумат нигезендэ, 1 сыердан  сот саву буенча беренче урында «Алан» ЖЧЖ  тора, ул  1 сыердан  10 айга 5413 кг сот савып алган, икенче урында «Нирус» ЖЧЖ, анын 1 сыердан  сауган соте  5292 кг, оченче урында «Игенче» ЖЧЖ , 1 сыердан савылган соте  4447 килограммны  тэшкил итэ . Район буенча бу курсэткеч  4184 кг.

Кеше үз гомереңдә шул сүзне ничәмө-ничә кабат әйтә икән? Әйткән саен, сүз яңадан-яңа мәгънә алып килә. Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да белә. Алай гына да түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне күрә.

Ачы мәдәният йортында «Оста куллар» берләшмәсенә йөрүче балалар, әниләренә үз кулларыннан төрле сувенирлар әзерлиләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International