Күкчә авылы китапханәсендә “Киштәдә зоопарк” дип исемләнгән кечкенә сыйныф укучылары өчен библиографик дәрес үткәрелде. Дәрестә төрле илләрдәге хайваннар турында сөйләнде. Бу мәгълүматлар кызыклы энциклопедияләрдән алынды.
18 ноябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек рус шагыйре С.А.Есенинның 120 еллыгына багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйлделәр, аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, презентация ярдәмендә биографиясе һәм иҗатының кызыклы моментларына тукталдылар, китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.Иртәне балалар өчен кызыклы һәм файдалы итеп Ф.Г.Әскарова үткәрде.
Утырышның көн тәртибендә 4 мәсьәлә каралды. Төп мәсьәлә – “Теләче муниципаль районының 2016 нчы елга бюджет проекты турында”. Районның 2016 нчы елга бюджет проекты беренче укылышта кабул ителде аның буенча 2 нче декабрь көнгә җәмәгать тыңлаулары билгеләнде. Ул 9.00 сәгатьтән район Советының утырышлар залында узачак.
Максатыбыз - юлда куркынычсыз йөрү кагыйдәләрен, юл билгеләрен өйрәтүне дәвам итү, уеннар аркылы балаларның фикер йөртү сәләтләрен үстерү. Безнең балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр арасында юл-транспорт һәлакәте булдырмау эшенә зур игътибар бирелә. Эшчәнлек ел дәвамында алдан планлаштырылып алып барыла. Дәресне карарга әйдәп баручы белгеч Закиров Д.Р. килгән иде. Ул балаларга төрле сораулар бирде, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, автокреслога утырып йөрергә кирәклеген тагын бер кат искәртеп,видеороликлар күрсәтте һәм алып килгән бүләкләрен өләште.
Күп хуҗалыкларда тырма, чәчкеч, культиватор ремонты тәмамланды. Алан, Тукаш хуҗалыкларында ремонт эшләре оешкан төстә бара.
Хуҗалыклар азык әзерләү һәм урып җыю комбайннары ремонтына тотынды. Агролак хуҗалыгы урып җыю комбайннары ремонтын 1 декабрьгә тәмамларга планнаштыра. Комбайн ремонтына хуҗалыкта 1,7 млн.сум акча сарыф ителгән.
Безнең театрны җылы кабул иткәннәре өчен Олы Мәтәскә һәм Олы Кибәхуҗа авыл мәдәният йортлары директорларына олы рәхмәтебезне җиткерәбез”- курчак театр-студиясе җитәкчесе Ф.Миннекаев.
2015 елның 19 ноябрь көнне “Родник” халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре, Парклар һәм скверлар елы уңаеннан, районыбызның үзәк ял паркында балалар белән берлектә флешмоб үткәрделәр. Әлеге чараның максаты: сәләмәт яшәү рәвешен пропагандалау, актив ял итүне популярлаштыру һәм хокук бозу буенча профилактика үткәру.
2015 елның 19 ноябрендә “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль яктан куркыныч булган һәм авыр тормышлы гаиләдәге балалар өчен “Канун. Хокук. Бурычлар” дип исемләнгән программа кысаларына таянып дәрес үткәрделәр. Бу чараның максаты балаларда хокукый аңлылылык булдыру.
Укытучылары – Җәббарова Гөлнара Нәҗип кызы. Без аларны чын күңелдән мактаулы урын алулары белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!
Бу бәхетне аларга “Звездочет” Казан Мобиль Планитарие бүләк итте. Укучылар “Катыргы ракетаның сере” исемле фильм аша, планеталар турында бик күп мәгълүмат алдылар. Барлык укучыларга да ошады.