18 ноябрь көнне Кече Кибәхуҗа төп мәктәбендә бөек рус шагыйре С.А.Есенинның 120 еллыгына багышланган балалар иртәсе үткәрелде. Чарада укучылар шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйлделәр, аның сүзләренә язылган җырларны тыңладылар, презентация ярдәмендә биографиясе һәм иҗатының кызыклы моментларына тукталдылар, китап күргәзмәсе дә оештырылган иде.Иртәне балалар өчен кызыклы һәм файдалы итеп Ф.Г.Әскарова үткәрде.