ЯҢАЛЫКЛАР


19
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Олы Мишә урта мәктәбендә ноябрь ае- “ Әдәп –әхлак тәрбиясе айлыгы” дип игълан  ителде.  Шул уңайдан, 18 ноябрь  көнне  мәктәптә   “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән тема астында 4-7 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. Кичә  “Яхшы сүз яшәртә, көч бирә ” девизы астында алып барылды. Командалар үзара көч сынаштылар, үз-үзеңне тоту, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен искә төшерделәр, әдәплелеккә караган мәсьәләләр чиштеләр. Кичә ахырында укучыларга “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән буклет таратылды.

16 ноябрь көнне Алан авыл китапханәчесе иң актив китап укучылары белән ”Син безнең яшәү үрнәге, әдәпле әдәбият” темасына әңгәмә үткәрде, әдәбият елы уңаеннан яңа кайткан китапларга күзәтү уздырды.

18 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшьләр белән “Толерантлык...Нәрсә ул?” исемле әңгәмә үткәрелде. Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү  һәм тирә-юньдәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.

 Ул нәниләрне яӊа кайткан  китаплар белән таныштырды. Балаларга бигрәк тә «Төсләр», «Формалар», «Минем уенчыкларым» исемле китаплар ошады. Алар бик кызыксынып  рәсемнәрен карадылар, әкиятләр тыӊладылар.

Ватанны саклау һәр ир-егетнең изге бурычы. Безнең егетлэребез дэ илебезне саклау өчен утка да суга да керергә әзер. Менә бүген дә авылыбызның ике лачыны туган илебез сагына армия сафларында  хезмэт итэргэ чыгып китәргә тора. Без бу егетләребез белән чиксез горурланабыз, аларны бик яратабыз һәм исән- имин туган авылыбызга әйләнеп кайтуларын телибез. 

Әлеге дата күрмәүчеләр тормышында булган проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатыннан кабул ителә. Шул уңайдан Айдар авылы китапханәсендә "Минем күңел-гөлләр иле" исемле күргәзмә эшләде.  Китапханәдә күз авырулары буенча инвалидларга китаплар укучыларның өйләренә китереп бирелә. Хәзерге вакытта «сөйли торган» китаплар – икенче төрле әйткәндә, аудиокитаплар да яздырып алу мөмкинлеге бар.

Яңа китаплар белән танышканнан соң, укучылар "Иң зирәк" дип исемләнгән табышмак чишү ярышында катнаштылар, төрле мавыктыргыч уеннар уйнадылар.

Кешеләр кебек үк китапханәләрнең дә үз тарихы,үз  йөзе, үз тормышы бар. Безнең Баландыш авыл китапханәсенең дә үзенә хас тарихы бар.

Күргәзмәдә төрле милләт һәм дин кешеләренең дуслыгы, мөнәсәбәтләре турында материал урын алды.

 

Атна ахырында аларга йомгак ясалачак.  Предмет олимпиадаларының мәктәп турында җиңү яулаган һәм призлы урын алган укучыларыбыз график нигезендә әлеге бәйгеләрнең муниципаль  турында катнашуларын дәвам итәләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International