16 ноябрь - Халыкара толерантлык көне итеп билгеләп үтелә. 18 ноябрь көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә яшьләр белән “Толерантлык...Нәрсә ул?” исемле әңгәмә үткәрелде. Беренче карашка ул аңлашылмый да кебек. Әмма аның мәгънәсе кешелек җәмгыяте үсеше һәм яшәеше өчен бик мөһим. Хәзерге культуралы кеше –ул белемле кеше генә түгел, үзен ихтирам итү һәм тирә-юньдәгеләрнең дә ихтирамын казанган кеше ул.