17 ноябрь көнне Иске Җөри авылы китапханәчесе Гильмутдинова Р. «Ак каен» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар янында булды. Ул нәниләрне яӊа кайткан китаплар белән таныштырды. Балаларга бигрәк тә «Төсләр», «Формалар», «Минем уенчыкларым» исемле китаплар ошады. Алар бик кызыксынып рәсемнәрен карадылар, әкиятләр тыӊладылар.