Олы Мишә урта мәктәбе укучылары спорт белән дус яшиләр. Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында даими катнашалар. 17нче ноябрь көнне уздырылган “ КЭС_БАСКЕТ ” Чемпионатында, өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясадылар. Баскетбол ярышлары районыбызда елдан-ел популярлаша. Шушы ярышлар аша укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәләр, начар гадәтләрдән читләшәләр. Баскетбол ярышында мәктәбебез командасы 4нче урынны алды. Өстәл теннисы ярышында Мингазов З.Т. 2 нче призлы урын яулады.Укучыларга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
Субаш авыл клубында шөгыльләнүче сәнгать үзэшчәннәре «Бер курешү үзе бер гомер» дип исемләнгән концерт программасы белән Балык Бистәсе Алан-Полян авылы мәдәният йортында узачак концертка әзерлек эшләрен алып баралар.
Концерт номерынна тыш, «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле «Покрау» күренешен дә куячаклар.
19 ноябрь көнне, алда уздырылачак әниләр көнен искә алып, “ Рәсем ясарга яратучылар” берләшмәсенә йөрүче икенче сыйныф укучылары белән “Әнием – алтыным” дигән рәсем ясау конкурсы оештырылды. Укучылар бу конкурста бик теләп катнаштылар, һәрберсе үзләренең әниләрен рәсемдә күрсәттеләр һәм шигырьләр сөйләделәр.
Балалар өчен яңа кайткан китапларга күзәтү үткәрелде. Бу кичәдә балалар китаплар турында информация гына алмадылар, әкиятләр тыңладылар, китапларны карап чыктылар.
Конкурста торле музыка уку йортларында укучы студентлар һәм сәнгать мәкәбендә укучы балалар катнашты. Теләче сәнгать мәктәбе укучылары да бу конкурста үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Актив катнашканнары очен Фархуллин Иляс белән Мухаметханов Айсаф сертификат белән буләкләнде. Ә Касимов Салават 3нче дәрәҗә дипломга ия булды һәм акчалата премия белән буләкләнде. Бу конкурска балаларны баян сыйныфы җитәкчеләре Сафиуллин Ильяс Ислам улы белән Халиуллин Фидәис Зиннәтулла улы әзерләд
17 ноябрь көнне Казан шәһәренең Вахитов районы балалар иҗат үзәге базасында республиканың өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләре катнашында “2015-2016 елда өстәмә белем бирү оешмаларының эшчәнлеге” темасына республикакүләм киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима, республика мәктәптән тыш эш үзәге җитәкчесе М.Х. Әсәдуллин, ТР мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирүне үстерү бүлеге җитәкчесе Р.И. Шәяхмәтова һәм өстәмә белем бирү өлкәсендәге башка белгечләр чыгыш ясады. Киңәшмә ахырында Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Л.О. Сулима өстәмә белем бирү өлкәсендә югары уңышларга ирешкән һәм балаларга өстәмә шогыльләну өчен уңай шартлар тудырган өстәмә белем бирү оешмалары җитәкчеләренә мәгариф һәм фән министры Э.Н.Фәттаховның рәхмәт хатларын тапшырды, алар арасында Теләче балаларга өстәмә белем һәм тәрбия бирү үзәге җитәкчесе Т.Р. Имамиев та бар иде.
Ярышларда 2001,2002,2003 елгы кызлар һәм малайлар катнашты. Ярыш шәхси эшмәкәр Р.Р.Дәүләтшин финанс булышлыгы белән үткәрелде.
17 ноябрь көнне Теләче мәктәбе базасында “КЭС-БАСКЕТ” мәктәп баскетбол лигасы Чемпионаты кысаларында Теләче районы мәктәп командалары арасында 2015-2016 ел сезонында баскетбол буенча муниципаль этап ярышлары оештырылды.
Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә сердәш тә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Балаларга кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә, китапка кадерле әйбер итеп карый белергә өйрәтергә китрәк. Китап белән эш иткәндә бала борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Безгә Иске –Җөри балалар бакчасына кунакка мәдәният китапханәсендә эшләүче Гильмутдинова Рузалия керде. Ул безгә балалар өчен кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балалар бик теләп китаплар белән кызыксындылар. Яңа китаплар арасында алар үзләренә таныш булган әкиятләрне очраттылар . Шулай ук Рузалия апалары китапларны сакларга, ертмаска кирәклеген балаларга аңлатты.
Бу эштә балалар белән иртәнге гимнастика ясау зур урын алып тора. Иртәнге гимнастикага озак вакыт бирелмәсә дә,ул бала организмына бик яхшы тәэсир итә.
Безнең балалар бакчасында да көн иртәнге гимнастикадан башлана. Иртәнге комплекслы сәламәтләндерү күнегүләре балаларның кәефләрен күтәрә,шуңа күрә аны тәрбияләнүчеләребез зур теләк белән ясый.