Китап- тормышыбызда иң кирәкле әйбер. Ул киңәшче дә сердәш тә. Бала чакта китап укудан да күңелле нәрсә юктыр. Балаларга кулларына китап алган вакытта аны дөрес куллана белергә, китапка кадерле әйбер итеп карый белергә өйрәтергә китрәк. Китап белән эш иткәндә бала борчылырга һәм шатланырга өйрәнә. Безгә Иске –Җөри балалар бакчасына кунакка мәдәният китапханәсендә эшләүче Гильмутдинова Рузалия керде. Ул безгә балалар өчен кайткан яңа китаплар белән таныштырды. Балалар бик теләп китаплар белән кызыксындылар. Яңа китаплар арасында алар үзләренә таныш булган әкиятләрне очраттылар . Шулай ук Рузалия апалары китапларны сакларга, ертмаска кирәклеген балаларга аңлатты.