Олы Мишә урта мәктәбе укучылары спорт белән дус яшиләр. Район күләмендә үткәрелгән спорт ярышларында даими катнашалар. 17нче ноябрь көнне уздырылган “ КЭС_БАСКЕТ ” Чемпионатында, өстәл теннисы ярышында укучыларыбыз бик теләп чыгыш ясадылар. Баскетбол ярышлары районыбызда елдан-ел популярлаша. Шушы ярышлар аша укучыларыбыз сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәләр, начар гадәтләрдән читләшәләр. Баскетбол ярышында мәктәбебез командасы 4нче урынны алды. Өстәл теннисы ярышында Мингазов З.Т. 2 нче призлы урын яулады.Укучыларга уңышлар, яңа җиңүләр телибез.