Олы Мишә урта мәктәбендә ноябрь ае- “ Әдәп –әхлак тәрбиясе айлыгы” дип игълан ителде. Шул уңайдан, 18 ноябрь көнне мәктәптә “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән тема астында 4-7 сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде. Кичә “Яхшы сүз яшәртә, көч бирә ” девизы астында алып барылды. Командалар үзара көч сынаштылар, үз-үзеңне тоту, сөйләм әдәбе кагыйдәләрен искә төшерделәр, әдәплелеккә караган мәсьәләләр чиштеләр. Кичә ахырында укучыларга “Әдәп төбе- матур гадәт” дигән буклет таратылды.