Кичә, ягъни 18 ноябрь көнне, мәктәбебезнең 6 нчы сыйныф укучылары Гыйләҗева Таңсылу белән Гарипова Айгөл инглиз теле буенча Бөтенроссия предмет олимпиадасының муниципаль турында призлы урыннарга ия булдылар. Укытучылары – Җәббарова Гөлнара Нәҗип кызы. Без аларны чын күңелдән мактаулы урын алулары белән котлыйбыз, алдагы бәйгеләрдә дә зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!