Теләче җирлекара китапханәсендә буккроссинг старт алды.

2015 елның 20 ноябре, җомга

Теләче җирлекара китапханәсендә буккроссинг старт алды. 19 ноябрь   көнне Теләче җирлекара китапханәсендә “Әйдәгез, китаплар иленә рәхим итегез” дип исемләнгән акция башланып китте. Бу акциядә һәр теләгән кеше катнаша ала. Акциянең кагыйдәләре гади генә: өйдә укылмый ятучы, кирәк дип санамаган китапларны алып килеп куярга, үзең башкалар куйган китапларны алып укырга, укылып беткәч кире китереп куярга кирәк. Шулай итеп китаплар укучылары буйлап сәяхәткә чыгалар. Сәяхәткә чыгучы китаплар һәркем куллана алырлык урында – китапханәгә керү уңаенда урнашкан. Акциядә катнашырга ашыгыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International