Фотоконкурс «Мы вместе с книгой по жизни шагаем».

2015 елның 20 ноябре, җомга

1 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр Теләче Үзәк балалар китапханәсендә «Мы вместе с книгой по жизни шагаем» фотолар бәйгесе булып үтте.

     “Мы вместе с книгой по жизни шагаем” – ул Теләче Үзәк балалар китапханәсендә фотолар буенча игълан ителгән беренче иҗади бәйге. Китапханәнең  әлеге яңа идеясен районыбызның төрле яшьтәге китап укучылары актив рәвештә хупладылар. Бәйгедә катнашучылардан бары тик иҗат фантазиясе, үзенчәлекле формада фикер йөртә белү таләп ителгән иде.

     Катнашучыларга сайлап алу өчен өч номинация тәкъдим ителде: “Мин китапханәдә укыйм”, “Мин табигатьтә укыйм”, “Мин өйдә укыйм”. Бәйгедә барлыгы 50 фотография катнашты. Җиңүчеләр безнең китапханәнең грамотасын  һәм истәлекле бүләк алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International